МАЛЫЙ ИНСТИТУТ ФИЛОЛОГИИ И МЕЖКУЛЬТУРНОЙ КОММУНИКАЦИИ
КАЗАНСКИЙ ФЕДЕРАЛЬНЫЙ УНИВЕРСИТЕТ
МАЛЫЙ ИНСТИТУТ ФИЛОЛОГИИ И МЕЖКУЛЬТУРНОЙ КОММУНИКАЦИИ

Фестиваль “Шигъри сабантуй”

Анонс: 

Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге каршында эшләп килгән “Әллүки”иҗат түгәрәге 2013 елның 7 нче февралендә “Шигъри Сабантуй” ярышы үткәрә

“Шигъри Сабантуй” уляшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге конкурста катнашып, үзен сынап карый ала. Конкурста вуз студентлары гына түгел, югары сыйныф мәктәп укучылары да (10-11 сыйныфлар) катнаша

“Шигъри Сабантуй”да катнашу өчен үзегез иң матур, иң камил дип тапкан иҗат җимешләрегезне (кимендә 3 шигырь) һәм үзегез турында киңәйтелгән белешмәне (автобиографияне) allyki@rambler.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Шигырьләр 1 нче февральгә кадәр кабул ителә. Белешмәдә түбәндәге мәгълүматларның булуы мәҗбүри:

1. ФИӘи (ФИО);

2. Туган ел, ай, көн;

3. Кайда белем аласыз;

4. Татар теле һәм әдәбияты укытучыгызның исеме (мәктәп укучыларына);

5. Иҗатның кайсы төре белән кызыксынасыз;

6. Үзегез турында әйтергә кирәк дип тапкан мәгълүмат

7. Элемтә өчен телефон номеры (шәһәрара номер булганда, кодларны күрсәтү мәҗбүри).

Казаннан еракта яшәп, “Шигъри сабантуй”га килә алмаганнар өчен читтән торып катнашу мөмкинлеге бар. Бу очракта хатыгызны “Ерактан торып...” конкурсына дип тамгалау мәҗбүри. Бәйгенең төгәл программасы allyki.ruсайтына эленә.

Барыгызны да “Шигъри Сабантуй” бәйгесендә катнашырга чакырабыз һәм татар филологиясе бүлегендә көтеп калабыз!

Положение конкурса